Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда урман белгечләре катнашында узган волейбол ярышлары җиңүчеләре ачыкланды

Ярышлар Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышланды.

Татарстанның Аксубай муниципаль районында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган волейбол ярышлары узды. Турнирда Татарстан «Аксубай урманчылыгы» һәм участок урманчылыклары хезмәткәрләре катнашты. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 1нче урынны Аксубай участок урманчылыгы командасы алды. 2 нче урында — Чабаксар участогы җыелма командасы, 3 нче урында — «Аксубай урманчылыгы».

Барлык җиңүчеләргә дә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев