Аксубайда уңайлы тормыш җайга салынган
Аксубай шәһәр тибындагы бистәнең социаль-икътисади үсеше буенча йомгаклау утырышы узды.
Аның эшендә район үзәгенең хезмәт коллективлары, иҗтимагый берләшмә вәкилләре катнашты.
Район үзәгендә авыл җирлекләренә караганда, халыкның яшәү шартлары да, таләпләре дә, эшләр күләме дә үзгәрәк. Аксубайда соңгы елларда, тулаем алганда, 2020 елда башкарылган эшләр җирле хакимият органының үз эшчәнлеге белән халыкны борчыган иң мөһим мәсьәләләргә һәм проблемаларга җавап бирүе турында сөйли.
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе советының узган елда башкарылган эшләре турындагы хисап доклады белән бистә башлыгы урынбасары Владимир Кононов чыгыш ясады.
Ул чыгышын проблемалардан башлады: демографик хәл мактанырлык түгел. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә халык саны 9736 кеше тәшкил итә. 2020 елда – 65 сабый дөньяга килгән, 95 кеше үлгән (2019 елда: 9833 кеше яшәгән, 89 бала туган, 97 кеше вафат булган).
2020 елны юбилейлар елы дип хаклы рәвештә атарга була. Аксубай Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын, Аксубай районы оешуга 90 ел тулуны, Хәсән Туфанның тууына 120 ел тулуны билгеләп үтте. Катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле ел барыбыз өчен дә авыр булды. Шулай да бу катлаулы чорны уңышлы кичерә алдык.
Икътисади яктан катлаулы булган чорда да шәһәр тибындагы Аксубай бистәсен төзекләндерү буенча эшләр алып барылды, федераль, республика, җирле программалар эшләүдән туктамады. Чыгыш ясаучы төзелеш, социаль- мәдәни әһәмияттәге объектларны, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау, юл төзелеше, шул исәптән яр буен төзекләндерү буенча республика программаларын тормышка ашыру буенча эшләр белән җентекләп таныштырды. Бюджет оешмалары көче белән инеш үзәнен чистарту, агачларны кисү, территорияне алга таба эшләр башкару өчен әзерләү эшләре башланды. Сабан туе территориясендә футбол кыры төзелде. Узган ел ишек алларын төзекләндерү буенча “Безнең ишегалды” күләмле республика программасы эшли башлады. Бу программа кысаларында 14 ишек алды төзекләдерелде. Владимир Кононов шулай ук су белән тәэмин итү, газлаштыру программаларын тормышка ашыруга, район үзәге территориясендә чисталык һәм тәртип урнаштыру буенча ике айлык, яшелләндерү, законсыз чүплекләрне бетерү мәсьәләләренә тукталды, бу эшләрдә катнашкан кешеләрнең барысына да рәхмәт белдерде.

Чыгыш ясаучы бистә халкының үзара салым программасында турыдан-туры катнашып, үзгәрешләргә йогынты ясавын билгеләп үтте. Узган ел әлеге маддә буенча 824 мең сумнан артык акча җыелган, республикадан финансланып, бу сумма 4 млн.121 мең сумга кадәр арткан. 2020 елда үзара салым акчасы хисабына өч балалар уен мәйданчыгы (Золин, Шоссе, Рәис Беляев урамнарында) төзелде, күп фатирлы йортлар тирәлекләре төзекләндерелде, Ленин паркыннан алып Гуляев скверына кадәр тротуар, Шоссе урамыннан Яшьләр урамына төшү юлы салынды, урамнарда электр энергиясен саклаучы лампалар урнаштырылды.
Утырышта агымдагы елга планнар турында да сүз барды, алар арасында 9 күп фатирлы йортта, гомуми белем бирү учреждениеләрендә, социаль объектларда капиталь ремонт ясау, “Безнең ишегалды” программасы буенча 13 ишек алдын төзекләндерү, су белән тәэмин итү челтәрләрен үзгәртеп кору, урамнарга вак таш салу, газ үткәргечләрне җаваплау, Мазилин урамының өченче чиратын төзекләндерү, су бүлү системаларын модернизацияләү, чистарту корылмаларының икенче чиратын төзү, биоочистарту корылмаларын капиталь ремонтлау.
Аксубай урманчылыгы эшчәнлегенең иң мөһим моментлары турында җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин бәян итте. Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Александр Мясников хайваннарның куркыныч авыруларына каршы профилактикалауның актуаль мәсьәләләренә тукталды.
Район башлыгы Камил Гилманов бистә советы эшчәнлегенә йомгак ясады. Ул Аксубайга, районга кагылышлы көнкүреш проблемаларына тукталды, аларны чишү юллары турында сөйләде.

– Узган ел бистә советы аксубайлыларның тормыш шартларын яхшырту буенча максатчан эшләде, – дип билгеләп үтте ул. – Боларның барысы да күз алдында. Бистәдә яшәү, сәламәтлекне ныгыту, спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырылган – бу чаңгы базасы да, спорт залы да, бассейн да. Алар буш тормасын иде. Балаларга үрнәк күрсәтү өчен, без, өлкәннәргә, бу спорт объектларына активрак йөрергә кирәк. Район җитәкчесе депутатлар корпусына, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
Аксубай шәһәр тибындагы бистә советының киңәйтелгән утырышы бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Камил Гилманов бистәнең иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен ветераннар активы вәкиле Галина Киселевага, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсен төзекләндерүдә намуслы хезмәтләре өчен – Александр Владимировка, Фәнис Сафинга, Сергей Федотовка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев