Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубайда «Театр көзе - 2021» фестивале җиңүчеләре билгеле булды

Ноябрь башыннан районда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында узган «Театр көзе - 2021» балалар театр коллективлары фестиваленә йомгак ясалды.

Көзге фестиваль укучыларга үзләренең артистлык сәләтләрен күрсәтү, дуслар даирәсен киңәйтү мөмкинлеге бирде, артист һөнәре турында күп кенә яңалыклар белү, ә мәдәният хезмәткәрләренә, балаларны клуб чараларына җәлеп итеп, иҗади мөмкинлекләрен киңәйтергә ярдәм итте. Бәйге комиссиясе иң яхшы чыгышларны билгеләде.

I урынны – Иске Тимошкино мәдәният йортының «Золушка» балалар коллективына; II урынны – Иске Үзи мәдәният йортының «Задоринка», Иске Ильдеряк мәдәният йортының «Веснушки» һәм Мюд авыл мәдәният йортының «Зазеркалье» балалар коллективларына бирделәр. III урында – Шәрбән мәдәният йортының «Яшьлек» балалар коллективы.

Сәхнә сюжетын ачкан һәм режиссураның югары дәрәҗәсе өчен Яңа Аксубай коллективы Гран-прига лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев