Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубайда студентлар арасында иң яхшы пешекче-технологны билгеләделәр

Универсаль технологияләр техникумы базасында «Алтын куллы технолог» республика бәйгесе узды.

Республика бәйгесендә катнашучылар – «Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе» белгечлеге буенча 3 курс студентларына ике сәгать ярым эчендә кондитер әйберләре һәм ярымфабрикат әзерләргә туры килде.

Аш-су бәйгесендә сигез районнан килгән кызлар катнашты. Катнашучыларга һәм аларның җитәкчеләренә сәламләү сүзләре белән техникум директоры Фәрхат Аюпов мөрәҗәгать итте. Ул кунакларга учреждениенең тарихы турында сөйләде, педагогик коллективның уңышлары һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.

– Техникумның кулинария цехы барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. Катнашучылар биремнәрне үтәүгә тигез мөмкинлекләр белән керешәчәкләр, – дип билгеләп үтте ул. – Бүген иң көчлесе җиңәр дип ышанам. Барыгызга да уңышлар телим!

Җирәбә салганнан соң катнашучылар ике төркемгә бүленде. Кызларның һөнәри осталыгын һәм күнекмәләрен теоретик белемнәреннән алып практик биремнәргә кадәр тикшерделәр. Бәйсез экспертлар һәр катнашучыны күзәтте. Алар катнашучыларның һөнәри осталыкларын һәм белемнәрен билгеле критерийлар буенча бәяләделәр.

Аксубай техникумының 3нче курс студенты Айгөл Хөснуллина бәйгедән тыш катнашты. Аны педагог Гөлназ Сөләйманова әзерләде.

Һөнәри бәйге ике этаптан торды. Практик тур, технологик процессның барлык нормаларын үтәп, танылган кулинар Юныс Әхмәтҗановның рецептурасына нигезләнеп, татар милли ашларын әзерләүне күздә тотты.

Быел катнашучыларга 500 г кондитер “кош теле” һәм 200 г токмач әзерләргә кирәк иде. Күрсәтелгән авырлыктан аз гына тайпылу – 20-30 г рөхсәт ителде, гамәли биремне үтәү өчен 2,5 сәгать вакыт бирелде. Катнашучы туплый ала торган максималь балл – 60.

Бәйгенең теоретик этабы тест формасында сорауларга җавапларны, биш мәсьәләне хәл итүне күздә тотты. Моның өчен бәйгедә катнашучыларның сәгать ярымга кадәр вакыты китте. Бу этапта кызлар 40 баллга кадәр балл эшли ала иде.

Вакыт узу белән ризыкларга дегустация үткәрелде. Экспертлар катнашучыларның эш формасын, аларның эш урынын, тәртип һәм чисталыкны бәяләделәр. Бу эштә бәйге катнашучыларына гамәли биремне үтәгәндә волонтерлар ярдәм итте. Моннан тыш, коллегия кызларның куркынычсызлык техникасын, әзерләүнең технологик эзлеклелеген, әзерләнгән ризыкларны тәкъдим итүнең үзенчәлеген күзәтте. Әлбәттә, эшләнмәнең тәме дә бәяләнде.

Нәтиҗәләр буенча, 65,5 балл җыеп, өченче урынны Азнакай политехника көллияте талибәсе Алия Хәйруллина яулады. Икенче урында Сарманнан Ләйсән Габитова. Ул 67,5 балл җыйды. Ярты баллга зур булмаган аерма белән Алабуга политехника көллияте студенты Дарья Антропова җиңү яулады. Барлык биремнәр нәтиҗәләре буенча Айгөл Хәйруллина 84,5 балл җыйды.

Моннан тыш, Чистайдан Рәзилә Хәмзина – «Үз куллары белән могҗиза тудыручы», Түбән Камадан Анастасия Бушенева – «Иң яхшы иҗади якын килү», Алексеевск аграр көллияте талибәсе Наталья Котова – «Оригинальлек өчен», Спас тармак технологияләре техникумы талибәсе Валентина Никитенко – «Креативлык өчен» номинацияләрендә билгеләп үтелделәр. Шулай ук барлык җитәкчеләргә дә катнашучыларны әзерләгән өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев