Аксубайда Совет утырышы узачак
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советының җиденче утырышы 2021 елның 16 апрелендә район Советының утырышлар залында узачак.
Утырыш эше 10:00 сәгатьтә башлана.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәлә кертелә:
1.Аксубай муниципаль районы Советының 2020 елның 15 декабрендә кабул ителгән «2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына Аксубай муниципаль районы бюджеты турында»гы 19 нчы номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев