Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда үсмерләр арасында шахмат буенча беренчелек узды

Яшьләр үзәгендә 2002 елда туган һәм яшьрәк кызлар һәм малайлар арасында шахмат буенча беренчелек узды.

Яңа ел каникулларында моңа охшаш ярышларны уздыру традициягә әйләнде.

Беренчелек өчен биш гомумбелем бирү учреждениесе – 2 нче һәм 3 нче Аксубай, Түбән Татар Майнасы, Иске Ибрай, Савгач мәктәпләре укучылары көч сынашты.

Беренчелекне оештыручы булып яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тора. Ярышларда Геннадий Горбунов хөкемдарлык итте. Беренчелек җиңүчеләре һәм призерларына грамоталар тапшырылды. Беренче урынны алган командага яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге кубогы тапшырылды.

Егетләр арасында Фаил Гафиятуллин (Түбән Татар Майнасы мәктәбе) беренче булды, икенче урында – Максим Борисов (2 нче Аксубай мәктәбе), өченчедә – Илсаф Даутов (2 нче мәктәп).

Кызлар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Юлия Борисова (2 нче Аксубай мәктәбе) – лаеклы беренче урында, икенчедә – Дилә Кадыйрова (Иске Ибрай мәктәбе) һәм өченчедә – Зилә Кадыйрова (шулай ук Иске Ибрай мәктәбе укучысы).

Командалар арасында 2 нче Аксубай мәктәбе беренчелекне яулады һәм кубокка ия булды, икенче позициядә Түбән Татар Майнасы мәктәбе, өченче урында Иске Ибрай гомуми белем бирү мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев