Аксубайда шахмат турниры җиңүчеләре билгеләнде
Көч сынашуларда предприятиеләр, оешмалар вәкилләре һәм авыл җирлекләре халкы катнашты.
Шахмат турниры яшьләр үзәгендә узды. Биредә шахмат спортын яратучылар һәм профессионаллар җыелды. Һәр оешмадан, предприятиедән яисә авыл җирлегеннән икешәр уенчы – бер ир-ат һәм бер хатын-кыз тәкъдим ителде. Шунысы куандыра, күпләр турнирда беренче ел гына катнашмый һәм алар һәрвакыт чираттагы шахмат ярышларын түземсезлек белән көтеп алалар һәм әзерләнәләр.
Яшьләр үзәге фойесында – хатын-кызлар, залда ир-атлар көч сынашты. Электән үк хатын-кызлар һәм ир-атлар аерым уйнаган һәм ярышкан. Моның төрле сәбәпләре бар.

Катнашучылар беренче йөрештән үк үзләренең шахмат уйнау осталыкларын күрсәтергә омтылдылар. Алар җитди җаваплылык белән уйнадылар. Гүзәл затлар арасында ярышлар лидеры булып спорт мәктәбен тәкъдим иткән Диләрә Латыйпова танылды. Икенче урынны Савгачтан Надежда Карпухина алды. Мәгариф бүлеген тәкъдим иткән Эльвира Әхмәтҗанова турнирның бронза призеры булды.
Ир-атлар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде. Беренче урында – Марат Сафин (башкарма комитет), икенчедә – Илнар Гафиятов (Инфоцентр), өченчедә – Андрей Егоров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев