Аксубайда сайлау участоклары ачылды
Бүген шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә үзара салым кертү мәсьәләсе буенча җирле референдум уза. Татарстанда үзара салым механизмы 2013 елда кертелде.
Район үзәгендә тавыш бирү 4 сайлау участогында оештырылган.
Сайлау бюллетененда барысы да аңлаешлы: бары тик ике шакмак бар – тавыш бирүчегә “әйе” яки “юк” дигән билгеләрнең берсен сайлап тамга куярга гына кирәк. Үзара салым - ул муниципалитетның уртак копилкасына халыктан бер тапкыр җыеп алына торган түләү.
Үзара салым акчасының дүрт мәртәбә артып, җирлеккә кайтуы – бик уңай күренеш һәм бистә өчен зур ярдәм. Үзара салым акчасы төгәл билгеләнеш буенча файдаланыла - юллар, балалар уен мәйданчыклары төзүгә, зиратларны карап тотуга һ.б.ларга.
Район үзәгенең 3нче мәктәбендә урнашкан сайлау участогында - халык күп түгел иде, хәер ишекләр ачылганчы җыела башласалар да. Беренчеләрдән булып Аксубай территориаль сайлау участогы рәисе Наталья Сорокина тавыш бирде.
- Референдум халыкка мөһим мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итә. Аксубайда балалар мәйданчыклары төзелә, күпчелек эшләр урамнарда яшәүче халык белән киңәшеп, килешеп башкарыла. Җыелган акчаны республика дүрт тапкыр арттырып финанслый. Димәк, эшләр дә дүрт тапкырга арта, - дип билгеләп үтте Наталья Александровна.
Аксубай муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, район территориясендә 7315 сайлаучы теркәлгән.
2019 елда шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә җыелган акча күләме 807000 сум тәшкил иткән.
Алар җирле билгеләнештәге мәсьәләләрне хәл итүгә тотылган. 1794274,78 сумы - Мазилин, Карьер, Комлык урамнарында балалар уен мәйданчыклары төзүгә, 335850,80 сумы - Ленин урамы буенча җәяүлеләр кичүен төзекләндерүгә. 1140980,64 сумга өстәмә рәвештә энергияне янга калдыра торган 190 яктырткыч һәм видеокамера куелган (247985,24 сум).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев