Аксубайда район Сабан туе гөрләп узды
Бүген Аксубай районында Сабан туе бәйрәме гөрләп узды. Бу якты тантана район халкын һәм Аксубайның күп санлы кунакларын җыйды.
Халык сабан батыларын бүләкләү тантанасын, концерт программасын, тематик мәйданчыкларны карар, спорт ярышларында катнашучылар өчен җан атар, танышлары белән очрашып күрешер, район тормышында, аның зур вакыйгаларында катнашыр өчен килде. Җәйге кояш, мәйдан өстендә яңгыраган көйләр күтәренке кәеф бүләк итте. Барысына да уңайлы, рәхәт иде, милли бизәкләргә төренгән матур Сабан туе мәйданы әллә кайдан үзенә җәлеп итеп трды.
Сабан туе башланды
Бәйрәмне изге дога-аятьләр укып көньяк төбәге Казые, район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров ачты. Ул кыр хезмәтчәннәренә игеннәрнең мул уңыш бирүен, тантанада катнашучыларга тынычлык һәм иминлек теләде. Сәламләү сүзләре белән Аксубай правослау чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев та чыгыш ясады.

Бу көнне - халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куючылар, ветераннар, районыбыз белән озак еллар хезмәттәшлек итүче министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары, республиканың күп кенә шәһәрләреннән килгән кунаклар, иганәчеләр, спортчылар, узган Сабан туйлары батырлары милли бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булдылар. Мәдәният хезмәткәрләре катнашучылар өчен бик бай программа әзерләделәр.
Бәйрәм традицион программа буенча узды. Башта - кабатланмас, тамашалы ачылыш тантанасы.
Яшел болында онытылмаслык матур чара
Йөзләгән тамашачы Сабан туеның төп мәйданында онытылмаслык тамаша программасының мәдәни өлеше башлануын көтте. Яшел мәйдан буйлап көйләр агылды. Татар, чуаш, рус милли киемнәрендә үзешчән артистлар пәйда булды.

Артистлар безнең төбәктә яшәүче халыкларның бердәмлеген, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне хөрмәт итүне гәүдәләндергән музыкаль-бию композициясен башкардылар. Бәйрәмгә килүчеләр бу матур тамашаны тын да алмый карап утырдылар. Район мәдәният учаклары үзешчән сәнгатьтә катнашучыларының, балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең милли костюмнарда чыгыш ясаулары искиткеч иде.

Җылы котлау сүзләре
Мәйданга производство алдынгылары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре чыкты.
– Барыгызны да милли бәйрәмебез - Сабан туе белән чын күңелдән котлыйм, - дип мөрәҗәгать итте бәйрәм тантанасында катнашучыларга район башлыгы Камил Гилманов. – Сабан бәйрәме авыл хезмәтен данлый һәм җирнең уянуын символлаштыра. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җайга салынган эше нәтиҗәсендә язгы кыр кампаниясен уңышлы башкарып чыктык, 2021 ел уңышына яхшы нигез салдык. Бу истәлекле көндә район халкы һәм шәхсән үз исемемнән район территориясендә программаларны уңышлы гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен республика Президентына, хөкүмәткә һәм ТР Дәүләт Советына зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
ТР спорт министры Владимир Леонов аксубайлыларга һәм район кунакларына сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
- Район кураторы буларак, бирегә беренче ел гына килмим, бу матур тантанага сезне котларга һәм сезнең белән бергә сезнең казанышларыгыз өчен шатланыр өчен килдем, - дип билгеләп үтте ул. – Сез халкыбызның гореф-гадәтләрен, аның тарихын саклыйсыз, һәм бу бик сөнечле!
Владимир Леонов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабан туе уңаеннан юллаган котлау хатын укыды.

Күп еллар безнең район Димитровград шәһәре белән тугандаш булып тора. Әлеге шәһәр вәкилләре Аксубайга Сабан туе бәйрәменә килделәр, Камил Гилмановка Димитровград шәһәре башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар, районның чәчәк атуын һәм үсешен теләделәр.
Хезмәт өчен рәхмәт
2021 ел Сабан туе бәйрәме хөрмәтенә әләм күтәрү хокукына “Аксу Агро” ҖЧҖ һәм “Аксубай” АФ механизаторлары Илнар Җамалетдинов һәм Николай Крайнов лаек булдылар.

Менә авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларын бүләкләү тантанасы җитте. Район башлыгы Камил Гилманов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов мәйданның көчле алкышлары астында “Актай” АПК директоры Ришат Сруретдиновны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. “Аксу Агро” ҖЧҖ генераль директоры Аркадий Пироговка, “Мюд” филиалы директоры Газыйм Шәрәповка, “Аксубай” АФ директоры Әсгать Габдуллинга, “АгроРаздолье” ҖЧҖ директоры Игорь Шугаевка, “Волга-Селект” ҖЧҖ җитәкчесе Иршат Хәнифовка, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттаховка, Трудолюбово авыл җирлеге башлыгы Светлана Тарасовага, линия-монтаж идарәсе ветераны Мансур Гыймалетдиновка, “Аксу Агро” ҖЧҖ бүлекчәләре идарәчеләре Мәүлет Сәрвәртдиновка, Владимир Айдовка, шулай ук Радик Сөләймановка, “Аксубай” АФ баш ветеринария табибы Алексей Яковлевка, “Смена” бүлекчәсе агрономы Виталий Варваркинга, “Майна” бүлекчәсе механигы Рәфис Хәсәновка, КФХ башлыгы Леонид Мясниковка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарына “Аксу Агро” ҖЧҖ механизаторы Илнар Җамалетдинов, “Аксу Агро” ҖЧҖнең машина белән сыер саву операторы Надежда Якушкина, механизаторлар Шәүкәт Гафиятуллин, Николай Крайнов, “Агро Раздолье” механизаторы Илһам Хәмәтҗанов, “Сафин” КФХ механизаторы Рәхимҗан Мифтахов лаек булдылар.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары белән терлекче Сергей Енизеркин, “Аксубай” АФ бозау караучысы Елена Куштукова, “Агро Раздолье” механизаторы Александр Крайнов, “Актай” АПК механизаторы Александр Горбатов, “Сөләйманов” КФХның машина белән сыер саву операторы Роза Җиһаншина, универсаль технологияләр техникумы мастеры Александр Якимов, ферма мөдире Альфред Гайфуллин бүләкләнде.
“Аксу Агро” механизаторлары Рәис Мифтәхов, Александр Прохоров, машина йөртүчеләр – Ришат Гатауллин, Илнур Зәйнуллин, механизаторлар Искәндәр Питукин, Фәнис Мирҗанов, Юрий Молоткин, Евгений Андреев, Платон Петров, “Аксубай” АФ бозау караучысы Айсылу Билалова, механизаторлар Евгений Маслов, Николай Герасимов, Аркадий Сидоров, “Волга-Селект” ҖЧҖ механизаторлары Вячеслав Кондрашов, Ришат Гатин, Мәүлет Закиров район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
“Юность” УСЗ директоры Радик Мостафинга - 50 яшьлек юбилее, Рафаэль Әгъләмиевкә 60 яшьлек юбилее уңаннан район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәмдә котлау сүзләре, сәламәтлек, бәхет, иминлек, мул уңыш алырга насыйп булсын дигән теләкләр яңгырады.
Милли ишегаллары - ул кызыклы
Үзәк сәхнәдә тантанадан соң концерт программасы дәвам итте. Мәйданның төрле почмакларында милли ишегаллары, тематик мәйданчыклар эшләде. Кече сәхнәдә Аксубай үзәк китапханәсе шигырь бәйгесе үткәрде. Спорт ярышлары үтте. Ипподром, көрәшчеләрнең яшел келәме бик күп тамашачыларны җыйды.

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев