Аксубайда Раштуа концерты узачак
9 гыйнвар көнне Аксубай халкын һәм район кунакларын якты бәйрәм – Раштуа бәйрәменә багышланган чаралар көтә.
9 гыйнварда Аксубайдагы изге Феодосий Тотемский чиркәвендә иртәнге гыйбадәттән соң якшәмбе мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр концерты була. Яшь артистларның чыгышын теләгән һәркем карый ала.
Бу көнне 11 сәгатьтә район мәдәният йортында традицион Раштуа концерты башлана. Программада – районның иң яхшы вокалчылары һәм хореография коллективлары чыгышы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев