Аксубайда мәктәп укучылары арасында шахмат турниры узды
Яшьләр үзәге базасында 2004 елда туган һәм яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча яңа ел турниры узды.
Шәхси-команда беренчелеге районның белем бирү учреждениеләре укучыларын җыйды.
Баш хөкемдар – шахмат-шашка клубы җитәкчесе, 2нче Аксубай мәктәбе укытучысы Геннадий Горбунов.
Шәхси зачетта интеллектуаль турнирның җиңүчесе дип Ралинә Гобәйдуллина танылды. Икенче урынны Юлия Борисова (2нче Аксубай мәктәбе укучысы) яулады. Өченче урында Мәрьям Зәйниева (Карасу мәктәбе укучысы) һәм Амелия Кәлимуллина (1нче Аксубай мәктәбе укучысы).
Үсмерләр арасында Данила Маклаков (2нче Аксубай мәктәбе) җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Илсаф Даутов (Аксубайның 2нче мәктәбе укучысы) һәм Максим Борисов (Аксубайның 2нче мәктәбе укучысы) алды.
Гомумкоманда зачетында беренче урында Аксубайның 2нче мәктәбе командасы, икенче урында – Савгач мәктәбе. Өченче урынны бер үк санда очко җыйган командалар – район үзәгенең 1нче һәм 3нче мәктәпләре командалары алды.
Җиңүчеләр һәм призерлар яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Моннан тыш, турнирның иң яшь катнашучысы – алты яшьлек Радель Кәлимуллин махсус номинациядә билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев