Аксубайда мини-футбол буенча район беренчелеге тәмамланды
Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе укучылары ярышларның абсолют җиңүчеләре булдылар.
«Юность» спорт комплексында берничә көн дәвамында 2021 ел сезонында кызлар арасында мини-футбол буенча район Беренчелеге узды. 15-19 ноябрь көннәрендә узган ярышларда районның белем бирү учреждениеләреннән 120 спортчы катнашты.
Кызлар нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәттеләр, бу уенда үсмерләрдән калышмаска тырыштылар. Уйналган матчлар буенча һәр яшь категориясендә үз җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде.
Виталий Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбе командасы барлык яшь категориясендә дә җиңү яулады. 2006-2007 елларда туган кызлар арасында Савгач мәктәбе командасы – көмеш, Иске Ибрай мәктәбе командасы бронза призерлар булдылар.
2008-2009 елларда туган кызлар арасында Иске Ибрай мәктәбе командасы – икенче, 3 нче Аксубай мәктәбе командасы өченче урыннарны алды.
2010-2011 елларда туган кызлар арасында Иске Ибрай мәктәбе тәкъдим иткән ике команда да призер булды.
Кызлар грамоталар, медальләр белән бүләкләнделәр. Беренче урынны яулаган командаларга спорт мәктәбе Кубогы тапшырылды.
Фото: спорт мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев