Аксубайда мини футбол буенча иптәшләрчә матчлар үтте
Яшь спортчылар көндәшләренә җиңүгә бер генә шанс та калдырмадылар.
Аксубай «Юность» универсаль спорт залында мини-футбол буенча иптәшләрчә матчлар узды. Матчлар максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, тактика, күнегүләр, уеннар һәм стандарт комбинацияләр осталыгына ирешү.
Мәйданчыкта Аксубай һәм Алабуга районнарыннан 2006, 2010 һәм 2013 елларда туган егетләр командалары очрашты. Киеренке мохит хөкем сөрде – катнашучыларның берсе дә бирешергә теләмәде, спорт азарты барысын да биләп алды. Яшь футболчылар үзләренең уен осталыкларын, туп кертүдә тәвәккәллекләрен күрсәттеләр.
Уеннар нәтиҗәсе:
Аксу 2013 - Алабуга 2013 – исәп 4:3
Аксу 2010 - Алабуга 2010 – исәп 2:1
Аксу 2006 - Алабуга 2006 – исәп 3:1
Спорт мәктәбе тренеры Александр Лодоркин үзенең тәрбияләнүчеләре белән, һичшиксез, горурлана ала!
Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев