Аксубайда Мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр
Кунакларның шатлыклы йөзләре, бүләкләүләр һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты артистларының бәйрәм концерты онытылмас тәэсирләр калдырды.
Иң беренче булып мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев котлады.
– Район башлыгы Камил Гилманов исеменнән сезне, мәдәниятне саклаучыларны һәм булдыручыларны, һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Хөрмәтле китапханә һәм музей хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укытучылары, район мәдәният йортлары хезмәткәрләре, сез үз хезмәтегез һәм талантыгыз белән безнең тормышыбызга ямь, илһам һәм шатлык алып киләсез. Сезгә чын күңелдән яңа үрләр яулавыгызны, илһам, җиңүләр телим һәм көндәлек тырыш хезмәтегез һәм районыбызның мәдәният өлкәсен үстерүгә омтылуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Бәйрәм белән!
Алексей Тимирясов та хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән тәбрикләргә кушылды.
– Элек-электән кеше гүзәллекне саклап калырга омтылган! Шуның аркасында мәдәният кебек матур төшенчә барлыкка килгән. Мәдәният хезмәткәрләре – тирә-юньдәге матурлыкны тоя, кабул итә һәм бәяли белүче кешеләр. Безнең хезмәтебез, мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә йөзләгән чаралар һәм гореф-гадәтләр саклана. Хәтта пандемия вакытында да мәдәният хезмәткәрләре район халкын иҗат итүдән һәм дәртләндерүдән туктамадылар. Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек, һәм янәшәгездә һәрвакыт ышаныч, ярдәм һәм мәхәббәт булуын телим!
Бәйрәмнән мәдәният хезмәткәрләре буш кул белән китмәделәр. Барысын да билгеләп үттеләр!
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары мәдәният тармагы үсешенә керткән өлешләре өчен МБУК «ЦКС» (РМЙ) баш хисапчысы Лилия Нотфуллинага һәм хисапчы Гөлназ Массалимовага, шулай ук методистлар Оксана Ильмухинага һәм Резидә Гатинага тапшырылды.
ТР Аксубай муниципаль районы мәдәнияте үсешенә керткән саллы өлешләре һәм фидакарь хезмәтләре өчен Яңа Дума авыл мәдәният йорты режиссеры Фәнис Низамов, Иске Үзи авыл мәдәният йорты режиссеры Алина Мудрова, Яңа Тимошкино авыл мәдәният йорты методисты Любовь Леонтьева, Татар Сөнчәлесе авыл клубы методисты Мәдинә Әхмәрова, Шәрбән авыл мәдәният йорты методисты Нурсинә Хафизова, күпьеллык хезмәте һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан балалар сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова, балалар сәнгать мәктәбенең хореография укытучысы Данил Исхаков, китапханәчеләр Елена Калмыкова, Елена Тихонова, Гүзәл Вәлиуллина, Газиз Кашапов исемендәге музей методисты Резидә Сабирова Мактау грамоталарына лаек булдылар.
Аксубай районында милли мәдәниятне үстерүдә куйган зур хезмәтләре өчен Татарстан халыклары Ассамблеясының Мактау грамоталары белән Алексей Тимирясов, үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Ольга Копанева, методист Наталья Егорова, Аксубай җирлекара үзәк китапханәләр директоры Ирина Телешева, балалар сәнгать мәктәбенең вокаль бүлеге укытучысы Эвелина Сруртдинова бүләкләнде.
Аксубай район Мәдәният йорты методисты Эльвина Галиуллинага, Беловка авыл мәдәният йорты методисты Тамара Андреевага, Емелькино һәм Чуаш Адәмсуы авыллары китапханәчәсе Ирина Тимофеевага, балалар сәнгать мәктәбенең хореография укытучысы Майя Макаровага районда милли мәдәниятне, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен Татарстанның халыклар Дуслыгы йорты Мактау грамоталары тапшырылды.
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының мәдәният үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм намуслы хезмәтләре өчен һәм мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә багышланган һөнәри бәйрәм уңаеннан Алик Большов, Андрей Ондиков, Ирина Салахова, Надежда Мишина, Людмила Докторова, Наталия Шишкина, Тәгъзимә Низамова, Ирина Иванова, Светлана Муравьева, Вера Логинова, Галина Цветкова, Владислав Васильев, Римма Рыбина, Елена Васильева, Тамара Леверкина, Марина Купцова Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Үзәк китапханә, балалар сәнгать мәктәбе, туган як тарихын өйрәнү музее, шулай ук үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчеләре хезмәттәшләрен котлап, аларга сәламәтлек, киләчәктә иҗади уңышлар һәм кызыклы проектлар теләделәр. Нәкъ менә алар һөнәрнең бөтен нечкәлекләрен беләләр, һәр чарага күпме хезмәт һәм вакыт сарыф ителүен аңлыйлар.
Үзәк китапханә директоры Ирина Телешева һәм балалар сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова да үз хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар. Хезмәттәшләре белән алар инде дистә еллар бергә эшлиләр, шуңа күрә аларның һөнәри бәйрәмендә рәхмәт, шатлык атмосферасы әллә каян сизелеп торды, ә алар тапшырган чәчәк гөлләмәләре, бүләкләр һәм Мактау грамоталары хезмәттәшләренең йөзләрендә бәхетле елмаюлар калдырды.
“ДОСААФ” район оешмасы җитәкчесе Петр Волков үзенең котлау чыгышында мәдәният хезмәткәрләренең шундый ук шатлыклы, иҗади,
бәхетле булып калуларын теләде. Мәдәният хезмәткәрләрен шулай ук район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов та котлады
– Без сезнең белән берүк эш башкарабыз. Сәламәтлек бездән тора икән, яхшы кәеф исә сездән тора, ә белүебезчә, бәхетле һәм күтәренке кәефле кеше – ул сәламәт кеше! Безнең һәрберебездә мәдәнияткә мәхәббәт яши, һәм бу безнең профессиональ хезмәткәрләребезнең казанышы. Бу мәдәниятне һәм телне саклау өчен бик мөһим. Сезнең иҗатыгыз тамашачыларга һәм әйләнә-тирәдәгеләргә генә түгел, үзегезгә дә шатлык китерүен телим. Бәйрәм белән!
Концерт программасын Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты артистлары дәвам итте. Артистларның чыгышлары көчле хис-тойгылар уятты – тамашачылар аларның чыгышын алкышларга күмде! Ә сәхнәдә үз эшләренең осталары башкарган биюләр тамашачыларны таң калдырырлык иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев