Аксубайда кондызлар пәйда булды һәм бу бик шәп!
Җылы июль кичләренең берсендә, бистә үзәгендә урнашкан сулык яныннан узып барганда, аксубайлылар су буйлап хәрәкәт итүче җәнлекне күреп алалар.
Хайван узып баручылардан да курыкмыйча, тыныч кына каршы ярга йөзүен дәвам итә. Ә икенче көнне шул ук гражданнар су өстенә ауган яшь агачларны күрәләр. Алар кимерелгән, кисеп аударылган кебек була. Бу бистәдә, өстәвенә, аның үзәгендә үк, кондызлар пәйда булуы турында сөйли.
– Бу бик шәп! Мин аның елга буйлап ничек йөзүен күрдем, - дип очкынланып сөйләде, әлеге күренешнең шаһиты булган мәктәп укучысы Альберт.
Елга янәшәсендә яшәүчеләргә кондызлар белән нәрсә эшләргә?
–Миңа алар комачауламый, әмма үрдәкләрне буага җибәрергә куркам, алар бит ташланырга мөмкин. Минем аларның ботаклар белән туклануы турында ишеткәнем бар барын, – ди уйга калган Гөлнур Хәсәнова.
Бу яңалыкка ничек карарга? Кондызлар белән күршелек нәрсәгә китерә ала?
– Кондызлар – акыллы җәнлек, алар үзләренең барлыгын сиздермичә генә йортлар төзиләр, - ди төзелеш тармагы ветераны, инженер Леонид Моисеев. – Минемчә, аларның эшчәнлегеннән экологик хәл үзгәрми.
Аксубай районы буенча хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы объектларын һәм аеруча саклана торган табигать территорияләрен саклау буенча районара бүлек җитәкчесе Николай Крайновның фикере дә кеше белән кондыз арасында ниндидер конфликт булуына шикне таратты.
– Кондызлар, хайваннар кебек үк, экологик иминлек өчен бернинди куркыныч тудырмыйлар, - дип ышандырды ул. – Район һәм республика буенча алар тарафыннан табигать ландшафтын бозу, флора һәм фаунага куркыныч янау очракларының булганы юк. Киресенчә, аларның пәйда булуы әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы, аның иминлеге турында сөйли.
Табигый баланс саклана. Безнең район сулыкларында һәм буаларында кондызларның 60 тан артык семьялыгы яши. Бу безнең территория өчен рөхсәт ителә торган сан.
Район халкыннан әлеге су хайваннарына бәйле уңайсызлыкларга зарланулар булмады. Бу эре кимерүчеләр эшчәнлегенең уңай якларының берсе - алар яшәгән урында су тирәлеге продуктлылыгының артуы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев