Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда хоккей фестивале

Татарстан Республикасының Хоккей федерациясе Аксубайда «Әтине, әнине һәм хоккейны яратам» дип исемләнгән кышкы гаилә бәйрәме үткәрде.

Спортның кышкы төрен яратучыларга кызыклы шоуны карарга салкын һава торышы да комачау булмады.

Боз шугалагы территориясенә иртәдән үк хоккей командалары, төрле яшьтәге мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре җыелды.  Кыш бабай белән Кар Кызы  алар өчен истә калырлык күңелле шоу оештырдылар.

Балалар дәртле музыка астында биеделәр, эстафета уеннарында катнаштылар, һава тутырылган атрибутлар белән “хоккей“, “волейбол“ уйнарга тырыштылар, зур резина тәгәрмәчтә тиен кебек әйләнеп карадылар.

“Хыял“ балалар приютында тәрбияләнүчеләр оештыручылар кулыннан Яңа ел бүләкләре алдылар. Җыелучылар каршында чып-чын фокусник үз могҗизасын да күрсәтте! «Әтине, әнине һәм хоккейны яратам» гаилә фестивален ачу церемониясе тантаналы рәвештә үтте. Шугалак мәйданына дивизион командалары тезелеп бастылар. Аларга фестивальнең югары дәрәҗәле кунаклары мөрәҗәгать белән чыктылар.

– Фестивальдә катнашучыларны безнең шугалакта котлавыма мин бик шат, – дип башлады үз чыгышын район башлыгы Камил Гилманов. – Бездә хоккейны яраталар. Әлегә ябык боз шугалагыбыз булмаса да, хоккейчыларыбыз  спортның бу төрендә уңышларга ирешәләр. Киләчәктә дә без бу спортның районда үсүенә ярдәм итәчәкбез.

Хоккей үсешенә зур өлеш керткәне өчен район башлыгы Камил Гилманов ТР Хоккей федерациясе исеменнән Рәхмәт хаты алды. Фестивальдә катнашучыларга котлау сүзе белән ТР Хоккей Федерациясенең башкарма директоры  Кирилл Голубев та мөрәҗәгать итте.

– Хоккей һәм сәламәт тормыш рәвешен үз иткән бу кунакчыл районда булу безгә уңай хисләр бүләк итә. Аксубайлылырның алга таба да спортта югары уңышларга ирешүенә мин ышанам, – диде ул. 

Уенчылар һәм килгән тамашачылар Татарстан хоккее легендасы, Россия Федерациясенең атказанган тренеры Геннадий Масловны, ТР Хоккей федерациясенең башкарма директоры урынбасары Сергей Закамскийны да җылы сәламләделәр. 

Менә боз өстенә шайба төште һәм шуның белән уен программасы башланып китте. Боз шугалагы өч мәйданчыкка бүленеп, биредә гаилә, мәктәп, команда ярышлары үтте. 

  Кышкы көннең салкынлыгы да сизелмәде. Үзәк шугалакта хоккей ярышында 140 кеше катнашты. Кайсы итек, кайсы тимераяк киеп боз өстенә чыккан төрле яшьтәге  уенчыларның барысын да  спорт азарты биләп алган иде. Гаилә командалары аеруча көчле алкышларга күмелделәр. Хисмәтовлар, Шәрәфетдиновлар, Васильевлар, Сәлахетдиновлар гаилә командасы матур уеннары белән тамашачылар күңелен яуладылар.

Спортка багышланган көн буена фестивальнең һәр этабын «Ак Барс» хоккей клубының танылган алып баручылары Максим Январев  белән  Кирилл Ершов комментарияләделәр. Фестиваль төрле номинациядә җиңүчеләрне бүләкләү церемониясе белән тәмамланды. А  лар оештыручылардан медальләр, кубоклар  һәм татлы призлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев