Аксубайда кар чистарту буенча кайнар линия эшли
Районның җитәкчелек составы белән узган киңәшмәдә район башлыгы Камил Гилманов шәһәр тибындагы бистәнең башкарма комитетыннан кар чистарту буенча эшне көчәйтүне таләп итте.
– Бистәне йөреп чыктым, кайбер урамнар кардан чистартылмаган, колеялар һәм кар көртләре авария хәле тудыра. – Кич белән махсус район үзәге буйлап җәяү йөрим һәм үзебезнең эштәге барлык җитешсезлекләрне күрәм, – дип үзен һәм урынбасарларын тәнкыйтьләде ул.
Быелгы кыш үзен төрле яклап күрсәтте – салкыннар да, бураннар да җитәрлек булды.
Әмма, район башлыгы билгеләп узганча, карны ничек кенә оператив чистартырга тырышуга карамастан, Аксубайда булган 50дән артык урамны, әле тагын күпме тыкрык бар, бер көндә чистарту мөмкин түгел!
Районда шәһәр тибындагы Аксубай бистәсен чистарту буенча кайнар линия дә эшли башлады. Әлеге мәсьәлә буенча шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитетына – 2-72-85, Идарә компаниясенә 2-95-17 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев