Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда – еллык руханилар җыелышы

Аксубайда Чистай һәм Түбән Кама епархияләре руханилары җыелышы булды.

Епархия өчен мөһим булган бу вакыйга соңгы елларда безнең районда традицион рәвештә үткәрелә. Аксубайга епархиянең барлык чиркәүләреннән дин тотучылар – 70тән артык кеше килде.

Еллык йомгаклау  җыелышы алдыннан Феодосий Тотемский чиркәвендә гыйбадәт кылдылар. Аны  Чистай һәм Түбән Кама Пармены епископы җитәкләде.
Гыйбадәт кылганнан соң руханилар рәсми әңгәмәгә Мәдәният йортына җыелдылар. Сәламләү сүзләре белән район башлыгы Камил Гилманов чыгыш ясады.

– Безнең район – күпмилләтле, – дип билгеләп үтте ул үз чыгышында. – Ике дин вәкилләренең бердәмлеге сөендерә, мөселманнарны зур билгеләнешкә ия вакыйгалар, бәйрәмнәр белән протоиерей Александр Качаев, православие вәкилләрен – район имам мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров котлый. Руханилар хакимият белән дә хезмәттәшлек итәләр. Боларның барысы да җәмгыять өчен гаять зур тотрыклылык билгеләнешенә ия һәм яшьләргә әхлаки тәрбия бирүдә үз ролен уйный.

Идарә итүче Архиерей район башлыгына җылы кабул итүләре өчен рәхмәтен белдерде.

– Ике конфессиягә үзләренең дини ихтыяҗларын үтәү өчен бөтен мөмкинлекләрне дә биреп, яхшы үрнәк күрсәтәсез, – дип билгеләп үтте ул. – Чын күңелдән сезнең изге эшләрегездә һәм башлануларыгызда Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламавын телим.

Епископ Пармен Рус Православие Чиркәве Архиерей Соборы эше турындагы доклад белән чыгыш ясады. Хөкемдар Чиркәү тормышындагы дини һәм хокуки-оештыру нормаларына кагылышлы Соборның мөһим карарлары хакында җиткерде.

Епархиянең профильле бүлекләре җитәкчеләре дә чыгыш ясадылар. Идарә итүче Архиерей узып баручы елга нәтиҗә ясады. Ул шулай ук гомумчиркәү вакыйгаларын яктыртты, епархия тормышының мөһим мизгелләрен билгеләп үтте.

Благочинныйлар, епархиянең профильле бүлекләре җитәкчеләре докладлар белән чыгыш ясадылар. Еллык җыелыш катнашучылары, гомумән, тулаем  хәйрия ярдәме күрсәтү һәм социаль секторлар эшчәнлекләрен җәелдерүдә, яшьләр белән эш алып баруда уңай динамика күзәтелә, дип билгеләп үтелде.

Алга таба Епархиаль Совет, Епархиаль Чиркәү суды, Епархиаль Ревизия комиссиясе әгъзаларын яңа эш срокларына кабаттан сайлау  һәм раслау процедуралары үтте.

Җыелыш соңында епископ Пармен руханиларга, дин тотучыларга  хәер-фатихалары белән мөрәҗәгать итеп, аларга һәр башлангычларында Аллаһының ярдәм итүен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев