Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубайда булачак солдатларга – хәер-фатиха, аларның әти-әниләренә рәхмәт сүзләре җиткерделәр

Бүген Аксубай үзәгендә хәрби хезмәткә чакырылучыларны ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына чираттагы озату булды.

Мәңгелек ут алдына традицион рәвештә армиягә китүче аксубайлы Абдулрәхим Бәшәров һәм Иске Мокшино авылыегете Роберт Наумов басты. Егетләрне хәрби хезмәткә озатырга туганнары һәм якыннары, шулай ук район җитәкчеләре, “Хәрби хәрәкәтләр һәм Кораллы Көчләр ветераннары бердәмлеге” ветераннар иҗтимагый оешмасы вәкилләре, район ведомстволары җитәкчеләре килде. Хәтер обелискы янында армиягә алынучы ике солдат исеменә хәер-фатихалы сүзләр яңгырады.

– Армиядә хезмәт итү – һәр ир-егетнең Ватан алдындагы изге бурычы, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Мин сезнең барысы да уңышлы булачагына ышанам. Улларын тәрбияләгән ата-аналарга рәхмәт әйтәсе килә. Ә сезгә, балалар, хәерле юл телибез.

Булачак солдатларга изге тләкләр белән Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов, “Ватанга хезмәт итәм” бердәмлеге вәкиле Алексей Бобов мөрәҗәгать иттеләр. Хәрби марш астында район җитәкчесе һәм хәрби комиссар Абдулрәхим Бәшәров һәм Роберт Наумовка районнан бүләк – йорт белән элемтә өчен кәрәзле телефоннар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев