Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чара узды

Районда Бөтендөнья сыйфат атнасы бара.

Бу атнага багышланган чаралар кысаларында, Роспотребнадзорның Аксубай районындагы идарәсе баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Ершова Аксубайның сәүдә нокталарында булдылар.


Роспотребнадзор һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре хуҗалык, кулинария, җиһаз һәм балалар өчен товарлар сату кибетләрендә булдылар, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралаштылар.


– Беренче критерий булып аларның кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булуы тора, икенчесе – алар кулланучыларның билгеләнгән нормаларына, запросларына җавап бирергә тиеш, – дип билгеләп үттеләр белгечләр.


–Товар сыйфатлы булмаса, сез нәрсә эшләячәксез? – дигән сорауларны бирделәр кулланучыларга. Күбесе бу кибетләрдә мондый күренешләр белән очрашмауларын белдерделәр. Ведомство белгечләре гражданнарга сыйфатсыз товар сату фактлары белән очрашканда үз хокукларын яклау өчен Роспотребнадзорның җирле органнарына һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында аңлаттылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев