Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда «Безнең ишегалды» программасы бер урында гына тормый

Республика проекты һәм эш планы буенча фикер алышулар кысаларында бистә халкы белән очрашулар яңартылды.

«Безнең ишегалды» Президент программасы бистәнең күп кенә ишегаллары буенча узды. Йорт яны территорияләрендә балалар уен мәйданчыклары, спорт объектлары барлыкка килде, юл катламнары яңартылды.

11 декабрьдә программа кысаларында киләсе, 2022 елга төзекләндерү эшләре планлаштырылган йортлар ишегалларында очрашулар башланды. 16 декабрьдә Мазилин урамындагы 72 һәм 74нче йортлар ишегалларында программаны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Биредә яшәүчеләр йорт ишегалды территориясен төзекләндерү проекты буенча фикер алышуларда актив катнаштылар, үзләренең теләкләрен җиткерделәр һәм үз йортлары ишегалларын ничек күзаллауларын тәкъдим иттеләр.

– Киләсе елда тупланган тәҗрибәне кулланып, тагын да камилләшәсе килә. Без сезнең теләкләрне исәпкә алырга тырышачакбыз. Программаны тормышка ашырганнан соң, бу йортларда яшәүчеләр өчен күпкә уңайлырак булыр дип өметләнәм, – дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев