Аксубайда Белем көнен бәйрәм иттеләр
Яңа уку елының беренче көненең кояшлы, җылы иртәсе Белем көнендә районның йөзләгән укучысын җыйды.
Аларның иң күп саны – җиде йөздән артык укучы Аксубай өченче мәктәбендә белем ала.
ӨЧЕНЧЕ МӘКТӘПТӘ – КУНАКЛАР БЕЛӘН ТАНТАНА
Өченче мәктәптә Белем көне уңаеннан истә калырлык бәйрәм үтте. Монда дулкынландыргыч мизгелләр дә бик күп булды: укытучылары белән беренче сыйныф укучыларын кул чабып каршы алдылар, өлкән сыйныф укучылары адресына фатихалы сүзләр яңгырады, традицион беренче кыңгырау чыңлады. Район башлыгы Камил Гилманов тантаналы линейкада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Яңа уку елының беренче көненең кояшлы, җылы иртәсе Белем көнендә районның йөзләгән укучысын җыйды.
– Белем алу, үсеш өчен барлык шартлар да тудырылган, – диде ул. – Аларны дистәләгән еллар элек булганнары белән чагыштырып булмый. Бу уку елының сезгә укуда, спортта, иҗади башлангычларда бары тик уңышлар гына алып килүен телим!
– Җырда җырланганча, мәктәп еллары – искиткеч, – дип сүзен башлады спорт министры Владимир Леонов, тантаналы линейкада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Вакытның кадерен белегез. Шәхес булып үсәр өчен бүген бөтен мөмкинлекләр дә бар. Сәламәт, таза булып үсәр өчен мин сезне спорт, физик культура белән шөгыльләнергә чакырам, яхшы укыгыз. Без динамик чорда яшибез. Бүгенге көндә рухи яктан көчле һәм акыллы булганнар уңышларга ирешә.
Өченче мәктәп укучыларын, укытучыларны һәм ата-аналарны яңа уку елы башлануы белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев, мәктәп директоры Җәмилә Вәлиева котладылар, уңышлы уку елы теләделәр.
АТУТтан – КҮПЕРЕП ПЕШКӘН ИПИ
АТУТ каршындагы мәйданчыкта студентлар һәм аларның мөгаллимнәре, производствога өйрәтү мастерлары җыелды. Монда йолаларны хөрмәт итәләр: гадәти уку көнендәге кебек, әлеге иҗтимаги билгеләнешкә ия чараны да Россия гимнын яңгыратып башладылар. – Сезгә уңайлы булсын, һөнәр алсын, спорт белән шөгыльләнсен өчен без барысын да эшлибез, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов сәламләү чыгышында. – Сез эстафетаны әти-әниләрегездән кабул итеп аласыз – сез районның киләчәк авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре.
Владимир Леонов, бу уку бинасының республика җитәкчелегеннән югары бәя алуын билгеләп үтеп, техникум коллективын яңа уку елы белән котлады. Министр шулай ук, Аксубай районы инфраструктура, спортта җиңүләр һәм башка юнәлешләр буенча алдынгылыкны тота дип ассызыклады, алга таба уңышлар теләде.
АТУТ директоры Фарһат Аюпов техникумның төрле юнәлешләр, аерым алганда игенчелек буенча казанышларын билгеләп үтте. Быел өйрәнү хуҗалыгы кырларында яхшы уңыш үстерделәр. Сүзләрен раслагандай, рәсми кунакларга ул күпереп пешкән ипиләр алып чыкты. Шуларның берсен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшыруны үтенде.
СПОРТ МӘЙДАНЧЫГЫ АЧЫЛДЫ
Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбендә дә истәлекле вакыйга булды. Белем көне программасы төрле һәм бай эчтәлекле иде.
Тантанада катнашучыларны яңа уку елы башлану белән мәктәп директоры Алексей Сударев тәбрикләде. Мәктәп коллективы беренче сыйныф укучыларын үз составына шатланып кабул итте, быелгы уку елы чыгарылыш укучылары адресына изге теләкләр теләнде. Мәктәп бәйрәмендә катнашучылар алдында чыгыш
ясаган Камил Гилманов, мөһим социаль объектлар төзүдә ярдәм иткән республика җитәкчелегенә, аерым алганда ТР Спорт министрлыгына рәхмәт белдерде, соңгы елларда районда күпме спорт корылмасы пәйда булды.
– Виталий Тимирясов – легендар шәхес. Ул – гади авыл кешесе буларак уңышка ирешүдә, танылу алуда һәм абруй казануда үрнәк булып тора, – диде Владимир Леонов, укучыларга мөрәҗәгать итеп. – Бүген һәркемнең дә мондый мөмкинлеге бар. Физкультура һәм спорт – ул сезгә тормыш юлыннан кыю һәм җиңел атлап барырга ярдәм итәчәк заманча тренд.
Һәм менә дулкынландыргыч мизгел килеп җитте – символик кызыл тасма киселде һәм ясалма өслекле мини-футбол уены өчен яңа спорт мәйданчыгы ачылды. (Спорт объекты ТРның муниципаль берәмлекләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү Программасы кысаларында төзелде һәм куллануга тапшырылды). Район һәм спорт министрлыгы җитәкчеләре футбол капкасына беренче тупны кертү хокукыннан файдаландылар.
Бәйрәмнән күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев