Аксубай үзәк китапханәсе матур йолаларга тугры кала
Ел саен Халыкара рус теле һәм бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә китапханә хезмәткәрләре тематик чаралар циклы үткәрәләр.
Россиядә Пушкин көне һәм рус теле көне 6 июньдә билгеләп үтелә. Бу вакыйгаларга бәйле районның үзәк китапханәсендә ел саен тематик чаралар уза.
Бөек рус шагыйре, бик күп әсәрләр авторы Александр Сергеевич Пушкинның тууына 222 ел тулуга багышлап китаплар йортында «Мәңгелек Пушкин сүзе» дип аталган китаплар күргәзмәсе оештырылды. Моннан тыш, үзәк китапханә хезмәткәрләре укучылар өчен «Үлемсез гений» дигән викторина әзерләделәр.
Чарада катнашучыларга Александр Сергеевич Пушкинның биографиясенең һәм иҗатының мөһим мизгелләренә кагылышлы 20 тематик сорауга җавап бирергә кирәк иде. Тәкъдим ителгән җаваплардан аларга нибары берне генә сайлап алырга кирәк иде.
Фото: китапханә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев