Аксубай юлларында ЮИД отряды патрульлек итте
Белем бирү учреждениеләре укучылары һәм Нурлат шәһәре БДД ТУ ГБУның профилактика бүлеге Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган «Ак күгәрчен» юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча акция үткәрделәр.
Бистәнең хәрәкәт зур булган юлларының берсендә дәүләт автоинспекторы Рамил Садыйков белән берлектә ЮИД укучылары отряды патрульлек итте. Яшь инспекторлар машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәрттеләр, шулай ук юлда игътибарлы булырга өндәделәр. Һәр машина йөртүчегә мәгълүмати белешмәлек һәм акция символы булган ак кәгазь күгәрчен калдырдылар.
– Ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Кызганычка каршы, статистика куанычлы түгел – юл һәлакәтләрендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны кимеми. Шуңа күрә үз-үзегезне һәм якыннарыгызны саклау өчен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз, тизлек режимын саклагыз, юл аркылы бары тик җәяүлеләр өчен билгеләнгән кичү аша гына чыгыгыз, – дип мөрәҗәгать итте юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл-патруль хезмәте инспекторы Рамил Садыйков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев