Аксубай яшьләре кырымлыларны шашка турниры белән хуплады
«Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар арасында Кырымның Россия белән кушылу көненә багышланган шашка турниры күңелле узды.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ял итүчеләргә Кырымның һәм Россиянең сигез ел элек булган кушылуы, Кырым ярымутравының күп гасырлык данлы тарихы турында сөйләделәр. Катнашучылар бүлек белгечләренең Кырымның бүген ничек үсеш алуы турында сөйләгәннәрен дә зур игътибар белән тыңладылар. Кызыклы һәм файдалы викторина да оештырылды. Ә шашка турниры беренчелек өчен кискен көрәш белән киеренке үтте.
Нәтиҗәдә, интеллектуаль ярышның җиңүчесе дип Валентин Николаев танылды. Призлы урыннарны Юрий Ефимов һәм Екатерина Долбилова алды. Призерлар яшьләр эшләре һәм спорт секторы грамоталары һәм “Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән сувенирлар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев