Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны сугыш вакытында оборона сәнәгатенә хезмәт куя

Яңа Ибрай авылыннан тыл ветераны Зәкирә Сәлаховага 95 яшь тулды.

Әбекәйнең йортында бәйрәм уңаеннан балалары, оныклары, оныкчыклары туганнары җыелды. Мул өстәл корылды. Юбилярны район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җылы котлады. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның өлкән буын вәкилләренә юллаган котлау хатын ирештерде, чәчәк бәйләме, район исеменнән бүләк тапшырды.

– Сез авыр елларда илебез иминлеге өчен алны-ялны белми эшләдегез,  авырлыкларны батырларча кичердегез,  – диде район вәкиле.  – Хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, бәхет телим!

Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рәмис Нуртдинов, авыл мәдәният йорты директоры Рәис Камалов авылдашларын юбилей белән котладылар. Бәйрәм сәбәпчесе кадерле кунакларга җылы котлау сүзләре  өчен рәхмәт укыды.

 –Без авыр тормыш кичердек, тормыш арбасын аттай җигелеп тарттык. Ә хәзер тормышыбыз бик матур. Тормыш өчен барысы да бар, балаларым, оныкларым һәрвакыт янәшәмдә, кайгыртып, кадер-хөрмәттә генә яшәтәләр, барысы өчен дә рәхмәт аларга, – диде тантана сәбәпчесе.

Бөек Ватан сугышы башланганчы Зәкирә Закир кызы Яңа Ибрай авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм колхозда эшли. 1943 елда авылдан 11 кыз Красноярскка, аннары Сталиногорскка оборона сәнәгатенә ярдәм күрсәтү өчен эшкә җибәрелә. Туган авылларына  бары 1946 елда гына әйләнеп кайталар. Ул чакта кызга нибары 20 яшь була. Колхозда хисапчы, үлчәүче булып эшли, төрле җитештерү участокларында хезмәт куя. Бер елдан гаилә кора, дүрт балага гомер бүләк итә. Тормыш итүләре бер дә җиңел булмый. Өлкән баласына нибары 11 яшь булганда тол кала. Балаларын ялгызы аякка бастыра, белем алырга ярдәм итә. Бүген алар әниләренең терәге. Әбекәй 8 оныгына һәм 12 оныкчыгына куанып, матур картлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев