Аксубай ветераны сугыш башлануы турындагы хәбәрне Сабан туенда ишетә
Заря поселогында яшәүче Аркадий Петров 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аркадий Гаврилович якын кешеләренең кадер-хөрмәтендә яши. Истәлекле юбилей көнендә дә бөтен гаилә ата-ана нигезендә җыелышты. Әйләнә-тирәдә шатлыклы мохит хөкем сөрде. Үткән гомер юлын ветеран ямансулап искә алды.
Петровлар гаиләсендә дүрт бала тәрбияләнеп үсә. Аркадий бердән-бер ул һәм гаиләдә өченче бала була. Аларның йорты поселок читендә, урман белән янәшә тора. Җәй көне малайлар белән җиләк, гөмбә җыйганнар, әти-әниләренә хуҗалык эшләрендә ярдәм иткәннәр. Бөек Ватан сугышы башланганда ул 9 яшьтә була. Аркадий Гаврилович бу көнне бүген дә яхшы хәтерли. Ул да, күп кенә район халкы кебек үк, 1941 елның 22 июнендә Аксубайда Сабан туенда була һәм тавыш көчәйткечтән гитлер германиясенең Советлар Союзына һөҗүм итүе турында хәбәр итүләрен һәм коточкыч хәбәрдән соң ярминкә мәйданындагы шау-шуны яхшы хәтерли.
– Шунда ук мәйданда булган халык ашыгыч рәвештә таралыша башлады, – дип сөйли ветеран. – Ә икенче көнне Заря ир-егетләрен фронтка ала башладылар. Шул рәвешле авылда ир-ат заты калмады. Хатын-кызлар, карт-коры һәм без, бала-чага.
Әтисе дә сугышка китә. Ул фашистларга каршы Җиңү ахырына кадәр көрәшә – Берлинга кадәр барып җитә. Аркадий Гаврилович бу турыда горурлык хисләре белән сөйләде.
Сугыш елларында Заря поселогының нинди булуын бүген күз алдына да китереп булмый: агач өйләр, күпсанлы балалар, нәкъ менә аларга сугышка киткән әтиләрен, абыйларын алыштырып, вакытыннан алда олыгаерга туры килгән дә инде.
– Без басуда эшләдек, – дип искә алып сөйли юбиляр. – Җәй көне утау утадык, кул белән урак урдык. Атлар юк иде, үгезләр җигеп йөк ташыдык. Ач-ялангач, аякта чабата. Андый тормышларны беркемгә дә күрергә язмасын. Авыр иде, әмма без поселокта тату бер гаилә булып яшәдек.
18 яше тулгач Аркадий Петровны армиягә алалар. Балтыйк флотында биш ел хезмәт итә ул. Аннары өч ел тимер юл төзелешендә эшли. Бары тик 8 елдан соң гына туган ягына әйләнеп кайта һәм чибәр, уңган авылдашы Раисага өйләнә. Петровлар сигез бала – биш ул һәм өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Барысы да исән-сау, матур тормыш белән яшиләр.
Яңа, якты, иркен өй җиткезәләр, ул – балаларны һәм оныкларны үзенә тартып торучы үзәк булып тора. Ике ел элек хатыны бакыйлыкка күчкән һәм йорт башлыгы бу югалту ачысын бик авыр кичерә. Аны тыйнак, мәрхәмәтле, юмор хисле һәм позитив кеше дип характерларга була.
Аркадий Гаврилович бөтен гомерен кырда эшләүгә багышлаган. 38 ел комбайнчы булып эшләгән. Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләргә рәсми делегация килде.
– Хөрмәтле Аркадий Гаврилович, сез данлы тормыш юлы узгансыз, илебез өчен авыр елларда Ватан иминлеге өчен тырыш хезмәт куйгансыз, район үсешенә керткән өлешегез өчен олы рәхмәт сүзләрен кабул итегез! – дип мөрәҗәгать итте тантана сәбәпчесенә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. – Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм, сәламәтлек, иминлек телим. Якыннарыгызны шатландырып тагын озак еллар яшәргә язсын!
Район җитәкчелеге вәкиле РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын ирештерде, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырды. Поселокның өлкән кешесен Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев та җылы котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев