Аксубай ветераннары яшьләрдә Ватанга мәхәббәт тәрбияли
Соңгы елларда Аксубай районында төрле гаскәрләрдә хезмәт иткән солдатларның ветераннар хәрәкәте зур популярлык казана.
Элеккеге солдатлар өчен армиядә хезмәт итү эзсез уза алмый, сугышчан көннәрен алар еш искә төшерәләр.
Дистә еллар узганнан соң да, элеккеге сугышчылар иҗтимагый берләшмәләргә берләшәләр. Шул рәвешле бүгенге көндә арабыздан киткән Николай Прончатов җитәкчелегендә Диңгезчеләр җыелышы, Федор Семенов җитәкчелегендә Совет гаскәрләренең Көнбатыш төркеме һәм Варшава килешүе ветераннары берлеге, Владимир Крайнов җитәкчелегендәге кайнар нокталар ветераннары, шулай ук десантчылар, чик сакчылары берләшмәләре барлыкка килде. Элеккеге сугышчылар бер-берсен табалар, берләшмәләр төзиләр, эшне планлаштыралар һәм аны үтәү өчен мобилизацияләнәләр. Иң мөһиме, төрле елларда демобилизацияләнгән совет, Россия армиясе солдатлары иҗтимагый әһәмияткә ия эш башкаралар – яшьләрне патриотик тәрбияләүгә өлеш кертәләр: мәктәп укучылары, ДОСААФ курсантлары белән очрашулар үткәрәләр, армия турында сөйлиләр, егетләрне хәрби хезмәткә әзерлиләр.
Районда патриотик юнәлештәге бер генә бәйрәм дә төрле төрдәге гаскәрләрнең ветераннар берлеге катнашыннан башка үтми. Җиңү парады вакытында районның төп мәйданында тамашачылар элеккеге солдатларның төз адымнарын сокланып күзәтәләр. Ел саен аларның саны арта бара, быел аларга ракетачылар да кушылды – ветераннар стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре байрагы белән атладылар.
Элеккеге солдатларның берлек куйган бурычларны хәл итүдә берләшүе танылуга лаек. Алар яшьләр, мәктәп укучылары белән турыдан-туры эшләүгә, шулай ук гаскәр вәкиленең атрибутикасына, тышкы кыяфәтенә зур игътибар бирәләр. Төрле чаралар вакытында чын солдат образы тудыру өчен, үз акчаларына солдат формалары тектерәләр. Чаралар вакытында без Көнбатыш гаскәрләр төркеме солдатларын – плащ-палаткалар буенча, чик сакчыларын – яшел комуфляж буенча, шулай ук кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннарны форманың аерым төсләре буенча беләбез. Хәрби иҗтимагый берләшмәләр арасында иң яше – РВСН ветераннары берлеге.
Ике ел элек редакциягә элеккеге ракетчикларның инициатив төркеме газетада һәм сайтта элекке солдатларга мөрәҗәгать итү игъланын бастырып чыгару үтенече белән килгән иде.
Санаулы айлар үткәч алар инде Ленин паркында ракета гаскәрләренә багышланган мемориалны торгыздылар. Аннары бер-бер артлы район дәрәҗәсендәге чаралар үткәрделәр. Иҗтимагый оешма вәкилләре район мәктәпләрендә батырлык дәресләрендә, армиягә чакырылучыларны армиягә озатыр алдыннан оештырылган тантаналы митингларда катнаштылар, алар алдында котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.
Армиягә алынучыларны хәрби хезмәткә озату тантанасына килгәндә –ракетчикларның көзге һәм язгы чакырылыш кампанияләре вакытында митингларда катнашырга дигән ныклы карары бар.
– Өлкәннәрнең үрнәге яшьләр өчен бик мөһим, – ди мәгариф ветераны, элеккеге ракетчик Павел Крюков. – Без аларга мәктәпләрдә патриотик сәгатьләр вакытында армия, Кораллы Көчләрнең Илебез өчен әһәмияте, Җиңү солдатларының батырлыгы турында сөйлибез, балалар һәр сүзне йотлыгып тыңлыйлар. Егетләр армиягә киткәндә район җитәкчелеге, ата-аналар белән бергә, аларны лаеклы хезмәткә озатабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев