Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераннары тормыш турында фикер алыштылар

Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында биредә яшәүчеләр өчен даими рәвештә тематик очрашулар уздырыла.

Чөнки бу категориядәге кешеләрнең туганнары белән аралашуы чикләнгән. Хезмәт алучыларның кайберләренең якыннары бөтенләй дә юк.

Психолог Клара Волкова оештырган «Тормыш дәвам итә» дигән тематик әңгәмәдән ветераннар зур тәэсирләр алдылар. Ул очрашуда катнашучыларны сәламәтлегендә төрле авырулар булган, әмма инвалидлыкның бәхетле булу һәм яраткан эш, иҗат белән шөгыльләнү өчен киртә булмавын исбатлаган кешеләрнең тормыш тарихлары белән таныштырды. Ныклы рухлы геройларның сәламәтлекләренә бәйле тарихлары тыңлаучыларның күңелләренә тирән үтеп керде. Чара аудитория белән кызыклы әңгәмәне дәвам итте: катнашучылар үз тормышларындагы якты вакыйгалар белән уртаклаштылар, тормыштагы мөһим мизгелләрне искә төшерделәр. Яхшы, уңайлы атмосфера күңелләргә хуш килде.

Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев