Аксубай урманнарында «Чыршы» операциясе старт алды
2021 елның 20 декабреннән 31 декабрьгә кадәрге чорда Татарстан Республикасында «Чыршы» оператив-профилактик чарасы узачак – бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Ылыслы агачларны законсыз кисүгә юл куймау максатларыннан әлеге операция кысаларында урман кишәрлекләренә патрульлек оештырылачак.
Искәртеп узабыз, урман утыртмаларын законсыз кисү, аларга зыян салу яисә агачларны үз белдегең белән казып чыгару гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, урындагы затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, законсыз кисү гамәлен башкарган зат, киселгән агач токымына һәм агачның нинди урманнар категориясендә үсүенә бәйле рәвештә, зыян суммасын капларга тиеш булачак.
Урман законнарын бозуның барлык фактлары турында да 8-800-100-94-00 телефоны буенча турыдан-туры урман сагына, шулай ук 8 (843) 221-37-95 номеры буенча ТР «Лесопожарный центр» ГБУның төбәк диспетчер хезмәтенә шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин.
– Бүгенге көннән Аксубай районы территориясендә «Чыршы» операциясе башланды. Ул ылыслы агачларның яшь үсентеләрен законсыз кисүдән саклау буенча чаралар комплексын үз эченә ала, – дип сөйли Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин. – Шул исәптән, урманчылык хезмәткәрләре ЭЭМ бүлеге вәкилләре белән берлектә, яшь чыршы һәм нарат үсентеләренә карата урман кагыйдәләрен бозуларга юл куймас өчен, урман участокларын йөреп чыгалар. Шулай ук һәр урман участогында ылыслы агачларның яшь үсентеләре янында постлар эшли, анда дәүләт урман сагы инспекторлары кизү тора.
Шуның белән бергә, район халкының күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, җил-давыл, күпләп кар яву аркасында җиргә ауган агачларны, сынган агач кәүсәләрен җыю кагыйдәләрен дә аңлатабыз. Гражданнар үз ихтыяҗлары өчен урманда корыган, ауган агачларны ирекле рәвештә җыя алалар. Коры-сары урман кисү эшләрен үткәрү территорияләрендә урман калдыгы булып тормый.
Аны шәхси ихтыяҗ өчен, урман үсентеләрен кисмичә, бары кул көче белән кулланыла торган инструментларны, җайланмаларны һәм механизмнарны (балта, кул пычкысы) кулланып, кул белән генә җыярга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев