Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылары “Хәтер бакчасы” акциясенә кушыла 

18 марттан “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе старт алды, ул 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион совет гражданы истәлегенә 27 миллион агач утырту. Акция кысаларында Татарстаннан яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган 350 мең кешенең үлемсез батырлыгы истәлегенә республика территориясендә 483 меңнән артык үсенте утыртылачак.

Халыкара акциягә Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре дә теләктәшлек күрсәтәчәк. Алар гомерләре бәрабәренә Бөек Җиңү өчен көрәшкән аксубайлыларга багышлап ”Хәтер бакчасы 2020” не булдырачак.

Аңа Аксубай участок урманчылыгы территориясендә нигез салыначак, урман хезмәткәрләре 3,5 мең төп каен, корыч-агач үсентеләре утыртачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев