Аксубай урманчылары бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Традиция буенча, үз бәйрәмнәрендә Аксубай урманчылыгы, урман хуҗалыгы, участок урманчылыклары коллективлары бергә җыелалар. Бәйрәм үткәрү урынын да белеп сайлаганнар - Чабаксар урманчылыгы территориясендәге Заря чишмәсен.
Берничә ел элек нәкъ менә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре җирле халык белән бергә бу җирлекне төзекләндерделәр, беседка төзеделәр. 2017 елның җәендә чишмә территориясе социаль проектлар ярдәмендә откан грант акчасына үзгәртеп корылды.
Бәйрәм тантаналы сафка басудан башланды. Шунысы игътибарга лаек, хәзерге хезмәткәрләр белән бер сафта гомерләренең күп өлешен урман эшенә багышлаган оешма ветераннары да торды – Александр Ильмухин, Николай Горбунов, Мәүлет Җамалиев, Валентин Коробочкин.
Урман эшчеләрен район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин сәламләде.
– Үзегезнең көндәлек авыр хезмәтегез белән сез район икътисадын үстерүгә өлеш кертәсез, – дип ассызыклады ул. – Алга таба да һөнәри эшегездә уңышлар сезгә.
– Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! – дип мөрәҗәгать итте җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин. – Коллективка - куйган тырыш хезмәтләре өчен, ветераннарга - эштә һәрвакыт безнең өчен үрнәк булганнары өчен рәхмәт әйтәсе килә.
Андрей Ильмухин Ибрай участок урманчылыгы урманчысы Айрат Җамалиевка, Чабаксар участок урманчылыгының урман мастеры Владимир Львовка, Аксубай участок урманчылыгының урман мастеры Николай Ивановка Аксубай урманчылыгының Мактау кәгазьләрен тапшырды. Җыелучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов котлады.
– Безнең хезмәт җиңел түгел, – дип билгеләп үтте ул. – Җитештерү эше күп көч куюны таләп итә. Нинди генә авырлыклар туса да, коллектив йөкләнгән бурычны лаеклы үти.
Урман хуҗалыгы җитәкчесе урман хуҗалыгында намуслы хезмәт өчен Ибрай участогы урманчысы Петр Маркинга, җитештерү участогы тракторчысы Олег Садыйковка, җитештерү участогы мастеры Рифкат Билаловка, Чабаксар участогы урманчысы Юрий Утеевка Мактау грамоталары тапшырды.
Танатанада катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев котлады.
Бәйрәм программасы күңелле ял итүне үз эченә алды. Учакта тәмле ризыклар пеште, самавыр кайнап утырды. Савгач авыл мәдәният йорты директоры Анатолий Никифоров башкаруында җырлар яңгырады. Канат тартышу, армрестлинг кебек спорт ярышлары, төрле уеннар җанлы барды. Урман хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары әлеге кояшлы сентябрь көнендә бер-берсе белән шатланып аралаштылар, үткән хезмәт елларын хәтерләрендә яңарттылар.
Урман хезмәткәре көне кысаларында югарыда телгә алынган бүләкләнүчеләр белән беррәттән тагын бер бүләк үз иясен көтте: Чабаксар урманчылыгының урман мастеры Иван Уляков РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Урман хуҗалыгының техника паркы – яңа төягеч машинасы, урманчылык «Нива» автомобиле белән тулыланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев