Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай урман хезмәткәрләре товар продукциясен шактый күләмдә җитештерә

Аксубай урман хуҗалыгының җитештерү участогында урман кисү цехы аена 100-150шәр кубометр пычкы материаллары эшләп чыгара.

Урман кисү цехы елның теләсә кайсы фасылында киеренке режимда эшли. Биредә пычкы материаллары – штакетник, төрле төр агачлардан борыслар җитештерә. Боларның барысына да төзелеш объектларында бик кирәк.

Урман кисү цехында чын профессиональләр хезмәт куя. Болар – урман кисү линиясе операторлары – урман хезмәткәрләре династиясен дәвам итүче Алексей Макаров, Юрий Фомкин – аның урман хуҗалыгында хезмәт стажы 30 елдан артык һәм Игорь Макаров. Иртәдән кичкә кадәр станок тавышы тынмый, биредә ай саен 100-150 кубометр пычкы материаллары җитештерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев