Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай универсаль технологияләр техникумындагы сайлау участогында сайлаучылар өчен 2000 порция пылау һәм шашлык әзерләгәннәр

Бүген иң зур сайлау участокларының берсе булган – Аксубай универсаль технологияләр техникумында урнашкан 571 нче сайлау участогында тавыш бирергә килүчеләрне пылау, шашлык һәм чәй белән сыйлыйлар.

Пылауны зур казаннарда техникум бинасы каршында ук урамда – Татарстанга хас кунакчыллык белән, милли аш-су үзенчәлекләрен исәпкә алып әзерлиләр. Икенче якта мангалларда, әйләнә-тирәгә тәмле ис таратып, кыздырылган шашлык әзерләнә. Теләгән кеше утта кыздырылган сосиска һәм купатадан да авыз итә, чәй эчә ала. Барлык продукция дә техникумның ярдәмче хуҗалыгыннан.

– Безнең дус, тату районыбызда руслар, татарлар, чуашлар һәм башка милләт кешеләре бер-берсенә ихтирам һәм хөрмәт күрсәтеп яшиләр. Республикабыз дуслык белән көчле. Без барлык бәйрәмнәрне дә бергәләп билгеләп үтәбез. Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар көне дә – безнең өчен зур бәйрәм. Без үзебезнең авыл хуҗалыгы районы мәнфәгатьләрен кайгыртачак яңа парламент сайлыйбыз. Ә безнең техникум нәкъ менә авыл хуҗалыгы өчен кадрлар – механизаторлар, пешекчеләр һәм башка белгечләр әзерли,– дип сөйли техникум директоры Фәрхат Аюпов. – Бәйрәм шатлыгын кунаклар белән дә бүлешәбез. 

Техникум бинасы каршында ачык төстәге тукымалар белән бизәлгән агач өстәлләр урын алган. Өстәлләрдә – ипи-булка һәм кондитер әйберләренең бөтен ассортименты бар, самавыр гөжләп утыр. Тавыш бирүчеләрнең берсен дә сыйсыз калдырмыйлар – ап-ак формалардан булган булачак пешекчеләр осталыкның бөтен серләрен белү өстенә (барлык сыйны да алар үзләре әзерләгәннәр), үзләре белем алган уку бинасының күпгасырлык - кунакны баскыч белән түгел, ә намус белән каршы алу йоласын да үтиләр.

Аксубай кадрлар әзерләү техникумының ярты гасырдан артык тарихы дәвамында район дәрәҗәсендәге күп кенә җитәкчеләрнең биредә белем алган булуы беркемгә дә сер түгел, район башлыгы Камил Гилиманов та хезмәт юлын биредә производствога өйрәтү мастеры вазифасыннан башлаган, бүгенге көндәге Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та монда белем алган. Техникум үзенең чыгарылыш укучылары белән горурлана.

Һәркөнне иртәнге линейка монда студентларның һәм укытучыларның тулы составы башкаруындагы Россия Федерациясе гимны белән башлана.

– 2016 елның 18 сентябрендә VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлаулар узган көндә техникум укучыларының әлеге сайлау участогында чәчәкләрдән «Россия» сүзен төзегәннәренә, барлык сайлаучыларны коймак һәм чәй белән сыйлаганнарына гаҗәпләнеп бетә алмадык, – дип искә төшерде яшь тәрбияче Екатерина Цветкова. – Бүген дә барысын да бушлай бәйрәм сыйлары белән куандыралар!

2000 порция пылау һәм шашлыктан кала, туган Татарстаныбыз һәм районыбызга ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү йөзеннән, техникум студентлары һәм педагоглар коллективы тавыш бирергә килүчеләрне флеш-моб, биюләр, гармунга кушылып яңгыраган рус, татар, чуаш җырлары белән шатландыралар

8 сентябрьдә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлый. 100 депутатлык мандатларына сигез сәяси партиядән, шулай ук үзләрен-үзләре күрсәткән 430 кандидат дәгъва кыла.

Сайлаулар халыкның күпләп килүе белән уза. Тавыш бирүне 103 төбәк һәм федераль ММЧ яктырта. Сайлауларның чисталыгын күзәтүчеләрнең зур корпусы күзәтә: аерым участокларда 25 кешегә кадәр. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сайлаулар тәртип бозуларсыз уза, шикаятьләр булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев