Аксубай укучысы узып баручы елда үзен ачык күрсәтте
3нче Аксубай мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Сәфәр Моратшин Президент Чршысында катнашты.
Казанда балалар өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Республика Чыршы бәйрәме узды. Бәйрәм кысаларында сәләтле балалар белән түгәрәк өстәл оештырылды. Анда укуда, спорт ярышларында, иҗатта һәм иҗтимагый тормышта үзләрен яхшы яктан күрсәткән 14 бала катнашты. Алар исәбендә активист, җәмәгатьче, Аксубайның 3нче мәктәбе укучысы Сәфәр Моратшин да бар. Ул, калган башка балалар кебек үк, Яңа ел бәйрәме уңаеннан кыйммәтле һәм истәлекле бүләк алды.
Татарстан Президенты республиканың иң актив яшьләре белән очрашуда билгеләп үткәнчә, алар федераль дәрәҗәдәге һәм халыкара мәйданчыкларда төбәкне лаеклы тәкъдим итәләр.
«Сез яшь һәм инициативалы кешеләр. Сезнең һәркайсыгыз үзен төрле өлкәләрдә күрсәтергә өлгергән. Сез — безнең горурлык һәм өмет», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Фото: ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Сәфәр Моратшинның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев