Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучысы авыл тарихы турында сөйләде һәм республика бәйгесе призеры булды

Иске Үзи мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Вероника Мудрова «Борынгы Биләрдә яшьлек» дип аталган мәктәп укучыларының V Республика фәнни-гамәли конференциясендә II урынны яулады.

Беренче читтән торып үткәрелгән турга Вероника «Монда минем Ватаным башлангычы...» (туган якны өйрәнү) секциясендә эш тәкъдим итте. Укучы өч йөз еллык тарихы булган туган авылы, аның үсеш этаплары турында сөйләде. Ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы архивлары мәгълүматларына, колхозның беренче рәисе истәлекләренә таянган.

Бәйгенең жюри составы, эшне бәяләп, укучыны II турга үткәрде. Ул дистанцион форматта үтте. Вероника үз проектын ышанычлы яклады, жюри әгъзаларының барлык сорауларына җавап бирде. Нәтиҗәдә – II урынга лаек булды!

– Вероника Мудрова – тикшеренү эшендә зур интеллектуаль потенциалга ия иң уңышлы укучыларыбызның берсе, – дип билгеләп үтте аның фәнни җитәкчесе, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Борис Захаров. – Ул дүрт республика бәйгесендә призер булды. Мондый казанышларга ирешкәне өчен бүләккә Казанга Президент чыршысына юллама алды. Без алга таба да фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашачакбыз. Аерым алганда, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташыбыз турында «Үз тамырларыңны истә тотып яшәргә кирәк» дигән республика конференциясенә эш әзерлибез.

Фото: Иске Үзи мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев