Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучыларына кошлар турында белү файдалы

1 апрельдә бөтен дөньяда табигать сөючеләр Кошлар көнен билгеләп үттеләр.

Аксубай балалар китапханәсендә бу көнне кошларга багышланган кызыклы чара узды. Китапханәчеләр «1 апрель – Халыкара кошлар көне» дип исемләнгән китап-рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар, монда төрле кошлар турында сөйләүче матур рәсемле китаплар тәкъдим ителде.  

Яшь китап укучылар белән интеллектуаль уен аерым мавыктыргыч узды. Балалар кошлар турындагы белемнәрен «Кем кошларны күбрәк белә?» викторинасында исбатлап күрсәттеләр. Балалар чиратлашып кошларның исемнәрен әйттеләр, ә югалып калучылар уеннан чыга барды.

Бәхетле җиңүчене оештыручылардан татлы приз көтте.

 

Фото: Аксубай балалар китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев