Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучыларын «Книжная улыбка детства» китаплар акциясенә чакыралар

Китапханә хезмәткәрләре ел саен барлык китап сөючеләр өчен җәйге китап уку программасын оештыралар.

Җәйге каникуллар – ул балалар өчен һәрвакыт көтеп алынган бәйрәм. Районның үзәк китапханә хезмәткәрләре, бер генә китап укымасаң да, каникуллар файдасыз уза, дип саныйлар. Шуңа күрә барлык китап сөючеләрне «Книжная улыбка детства» җәйге китап укулар программасында катнашырга чакыралар.

Китапханә акциясе 16 августка кадәр дәвам итәчәк. Китап укучыларны китапханәгә җәлеп итү һәм җәйге каникуллар вакытында укулар оештыру – чараның максаты булып тора. Һәр укылган китап яисә журнал өчен акциядә катнашучы смайлик алачак. Анда үзеңнең фамилияңне, китапның исемен язарга һәм аны баннерга ябыштырырга кирәк.

Август ахырында акциягә йомгак ясалачак һәм җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

 

Фото: үзәк китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев