Аксубай укучылары юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар
Район үзәгенең 2 нче мәктәбендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган профилактик чара узды.
15 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр барлык мәктәпләрдә дә юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарын юл-транспорт имгәнүләре проблемасына җәлеп итү максатыннан төрле чаралар үткәрелә. Шулай итеп, 2 нче Аксубай мәктәбендә ЮИД отряды Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырылган чара әзерләде. Очрашуда мәктәпнең 7-8 сыйныф укучылары катнашты.
Алар белән профилактик әңгәмәне Нурлат шәһәре ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдинова үткәрде. Ул юл хәрәкәтендә катнашучының гомеренә һәм иминлегенә куркыныч янаган хәлләр турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев