Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары ветеран истәлегенә оештырылган шахмат ярышларында катнаштылар

Иске Ильдеряк авылында 1- 4 сыйныфлар арасында Дмитрий Альметкин истәлегенә багышланган шахмат буенча район турниры үтте.

Бу ярыш ел саен үткәрелә, ул Иске Ильдеряк мәктәбе коллективы һәм Сергей Маклаков җитәкчелегендә Иске Ильдеряк авыл җирлеге советы инициативасы буенча, үзенең тырыш хезмәте белән район үсешенә зур өлеш керткән Бөек Ватан сугышы катнашучысы истәлегенә багышлана. Шахмат тактасы артындагы матчлар, һәрвакыттагыча, кызыклы һәм киеренке үтте. Яшь шахматчыларның дулкынлануы сизелеп торды. Кем өчендер бу район дәрәҗәсендәге беренче уен. Шуңа да кармастан, балалар яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә кызлар арасында мәйданчык хуҗалары – Екатерина Афонина һәм Софья Кузникова беренче һәм икенче урыннарны яуладылар, өченчедә – Иске Ибрай мәктәбеннән Рамилә Әхмәтсафина.

Малайлар арасында призерлар өчлегенә керделәр: Эдуард Зольников – I урында (Иске Ильдеряк), Айрат Сафиуллин II урында (Иске Ибрай) һәм Владислав Посредников III урында (Иске Ильдеряк).

Командалар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Иске Ильдеряк мәктәбенең беренче командасы – I, Иске Ибрай мәктәбе – II, Иске Ильдеряк мәктәбенең икенче командасы III урында.

Балалар белән беренче һәм икенче җирле командалар тренерлары Елена Посредникова һәм Наталья Карпова, Иске Ибрай командасы тренеры Җәмил Сәйфуллин шөгыльләнде.

– Мондый ярышлар балаларга киләчәк үсешкә этәргеч бирә, – дип үз фикерен белдерде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ирина Прохорова. – Балалар көч сынашуларда зур кызыксыну белән катнашалар һәм укуда яхшы нәтиҗәләргә омтылалар.

 

Фото: шахмат мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев