Аксубай укучылары тере классика турында
Яшь шигырь укучыларның “Җанлы классика” дип аталган Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы районның иң талантлы укучыларын 1 нче Аксубай мәктәбенә җыйды.
Бәйгедә районның 12 мәктәбеннән 5-11 сыйныфлардан 28 шигърият яратучы катнашты. Катнашучылар рус әдәбияты классиклары әсәрләрен зур дулкынлану белән сөйләделәр. Укучылар шагыйрьләрнең күңел түрендә йөрткән фикерләрен, аларның эчке кәефен тыңлаучыларга җиткерә алдылар.
Мәртәбәле жюри иң яхшы чыгыш ясаучыларны ачыклады. 2 нче Аксубай мәктәбенең 6 сыйныф укучычсы Сергей Калин (укытучысы Мәрьям Шакирова); Түбән Татар Майнасы мәктәбеның 9 нчы сыйныф укучычсы Сара Насыйрова (укытучысы Раушания Нәҗметдинова); Кәкре Күл мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Иван Непомнящий (укытучысы Татьяна Бушуева) үзләренең яшь төркемендә җиңүче дип танылдылар.
Муниципаль турда җиңүчеләр районны Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында тәкъдим итәчәк.
Фото: 1 нче Аксубай гомумбелем бирү мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев