Аксубай укучылары тарих буенча белемнәрен күрсәттеләр
Яңа Тимошкино төп мәктәбе базасында тарих буенча укучыларның VI район фәнни-гамәли конференциясе булып узды.
Анда районның 12 мәктәбеннән 22 укучы катнашты. Алар үзләренең тикшеренү проектларын өч секция – Россия тарихын өйрәнү, хәрби тарих һәм сәяси тарих секцияләре эше кысаларында якладылар. Эксперт советы тикшеренү эшләрен һәм һәр катнашучының халык алдында чыгышын катгый бәяләде.
Нәтиҗәләр өч яшь төркемендә билгеләнде. Укучыларның катнашу нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Беренче яшь төркемендә «Россиянең сәяси тарихы» секциясендә Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы – Анна Башатова, «Хәрби тарих» секциясендә Савгач урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Марина Семенова җиңүче булды.
7-8 сыйныфлар төркемендә тарихны өйрәнү секциясендә Кәкре Күл урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Артур Кондрашов, Россия һәм Хәрби тарих секциясендә Иске Тимошкино урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Кирилл Вдовин һәм Иске Мокшино урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Фәиз Мирзянов иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Өлкән яшь төркемендә җиңүчеләр: «Сәяси тарих» секциясендә – Яңа Ибрай урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Энҗе Җәлалетдинова җиңүче булды. Аның яшьтәше Савгач урта мәктәбеннән Мария Андреева Хәрби тарихны белү буенча югары балл җыйды. Иске Ибрай урта мәктәбеннән Руфинә Сөләйманова Тарихны өйрәнү секциясендә иң яхшысы булды.
Фото: мәгариф бүлеге архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев