Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары Совет пионерлары гимнын башкардылар

Аксубай балалар китапханәсендә «Салют Пионерия» дип исемләнгән танып-белү сәгате уңышлы узды.

Пионерия көне – ул балачагы пионерия белән бәйле булган миллионлаган гражданнар бәйрәме. Ул тарихка бай, аның матур традицияләре күп. Бүген без Пионерия көнен сагынып искә алабыз.

Үзәк китапханәдә узган чара Совет чоры пионерларына багышланган иде. Балалар китапханәсе мөдире Анна Артемьева балаларга пионер оешмасының ничек оештырылуы турында сөйләде, аның төп символлары, ритуаллары һәм атрибутлары белән таныштырды.

Китапханә хезмәткәре Пионерия көненә багышланган экспресс-күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Балалар тема белән бик кызыксындылар, бер укучы хәтта тантаналы пионер антын яңгыратты. Танып-белү сәгате ахырында китапханәчеләр һәм укучылар пионерларның «Взвейтесь кострами» гимнын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев