Аксубай укучылары музыка астында әдәбият дөньясына чумдылар
Емелькино урта мәктәбендә Пушкин картасы буенча «BOOk-party» дип аталган әдәби кичә үтте.
Өлкән сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч-танып белү программасын Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре әзерләде. Ул төрле әдәби бүлекләрдән торды: «Кара тартма», «Тәфсилле инструкцияләр», «Парыңны тап», «Күрсәт», «Элис», «Замана яңалыклары дөньясында» һәм башкалар. Балаларга әдәби әсәрләрне, хикәя һәм повестьлар геройларын җентекләп искә төшерергә туры килде. Интеллектуаль кичә музыка көйләре астында гадәти булмаган мохиттә үтте. Музыкаль пауза өчен әдәби геройлар образында диджей җавап бирде.
Барысына да бик күңелле булды, шуның белән бергә – чарада катнашучылар арасында бию батлы һәм караоке-батлы оештырылды. Ә программа ялкынлы дискотека белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев