Аксубай укучылары кышын кошларга ядәм итәргә вәгъдә бирделәр
Район балалар китапханәсендә кошларны саклауга багышланган акция узды.
Көзнең соңгы аенда Россиядә билгеләп үтелә торган «Песнәк көне» дип аталган экологик бәйрәм кысаларында, Аксубай балалар китапханәсендә табигатьне саклау акциясе узды. Анда 3 нче Аксубай урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укучылары катнашты. Әйләнә-тирә дөньяның кызыклы бүлекләреннән берсе булган «Песнәк көне» дигән үзенчәлекле ачык «дәрес» үзәк китапханә бинасы каршында ачык һавада узды.
Китапханә хезмәткәрләре балаларга бу бәйрәмнең тарихы, халык сынамышлары һәм песнәкләр тормышыннан кызыклы фактлар турында сөйләделәр. Балаларга кышын һәм иртә язда кошларга ярдәм итәргә — аларны ашатырга, җимлекләр ясарга, аларга файдалы һәм туклыклы булган җим салырга кирәклеге турында искәрттеләр. Әгәр кошлар турында һәр кеше кайгырта икән – алар кышны имин чыгачак һәм язын зарарлы корткычларга каршы көрәшәчәк. Укучылар салкын вакытта кошларга ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр.
«Кошларда кунакта» дигән интерактив эко-викторина да бик мавыктыргыч үтте. Акциядә катнашучылар әйтелгәннәрнең барысын да практик гамәлләр белән ныгыттылар – китапханә бинасы каршындагы агачка кошлар өчен җимлек элделәр, анда канатлы дуслар өчен тәмле сыйлар салдылар.
Фото: балалар китапханәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев