Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары коррупциягә каршы уенда көч сынашты 

Үзәк китапханәдә мәктәп яны лагерында ял итүче 3 нче мәктәп укучылары белән “Коррупциягә каршы!” дигән интеллектуаль уен узды.

Китапханә хезмәткәрләре һәм район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова балалар өчен мавыктыргыч танып-белү этапларын әзерләделәр. Укучылар уенда кызыксынып һәм азарт белән көч сынаштылар. 

"Пазл җый", " Сүз-эш"," Дөрес-дөрес түгел", "Эрудитлар"," Сабый авызыннан", " Чукрак телефон", "Күрсәт”, "Мәкаль җый" биремнәрен үтәделәр, төрле тормыш хәлләрен тикшерделәр, коррупциягә каршы тема буенча пазллар җыйдылар, тәкъдим ителгән сүзләрдән соңгы гыйбарәләр төзеделәр, җәмгыять белеме дәресләрендә алынган Россия Федерациясе законнары буенча белемнәрен күрсәттеләр. 

Оештыручылар балаларның барлык биремнәрне дә уңышлы башкарып чыгуларын билгеләп үттеләр. Интеллектуаль сәгатькә йомгак ясаганнан соң, барлык уенчылар да коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясеннән призлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев