Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары коррупциягә каршы

«Аксубай үзәк китапханәдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Коррупциягә – Юк!» дип исемләнгән интеллектуаль-танып белү уены узды.

Анда Аксубай 3 нче мәктәбеннән сигезенче сыйныф укучыларының дүрт командасы катнашты.

Чараны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова һәм район прокурорының өлкән ярдәмчесе Илгиз Гусамов булышлыгы белән оештырдылар.

Коррупция – илнең социаль иминлегенә һәм икътисади үсешенә зыян салучы явыз дошман. Шуңа күрә аның белән дөньяның барлык илләрендә берничә йөз еллар дәвамында көрәш алып баралар. Ул дәүләтнең чәчәк атуына комачаулый, бүген бу хакта бик күп сөйлиләр һәм язалар. Яшьләр арасында да агарту эшләре алып барыла. Очрашуда «Әдәби әсәрләрдә коррупция» дигән китап-мәгълүмати күргәзмә әзерләнгән иде, китапханәчеләр аңа күзәтү үткәрделәр.

Интеллектуаль уенда катнашучылар килеп туган хәлләр өстендә уйланырга мәҗбүр итә торган мавыктыргыч 7 турны уздылар – «Сабый теле белән», «Тикшерү эксперименты», «Күзгә-күз», «Сүзләр», «Коррупциягә каршы пазл», «Нәрсә ул коррупция», «Әдәби әсәрләрдә коррупция». Чараның максаты – укучыларга ришвәтчелек, коррупция турындагы төшенчәләрне җиткерү, коррупциягә каршы дөньяга караша формалаштыру булды. Мондый очрашулар укучыларда үз гамәлләре, үзаң һәм социаль активлык өчен җаваплылык тәрбияләргә ярдәм итә.

Кызыклы уенны тәмамлап, прокурорның өлкән ярдәмчесе Илгиз Гусамов яшь тыңлаучылар белән коррупция кебек тискәре күренешләрнең җәмгыять өчен нинди куркыныч тудыруы турында әңгәмә үткәрде.

Интеллектуаль уен укучылар хәтерендә озакка истә калачак. Барлык катнашучылар да оештыручылардан истәлекле бүләкләр алдылар.

Фото: район үзәк китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев