Аксубай укучылары Федор Достоевский һәм Николай Некрасов иҗаты белән якыннан танышалар
Район мәгариф учреждениеләрендә 1 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр рус әдипләренең тууына 200 ел тулуга багышланган тематик дәресләр үтте.
Федор Михайлович Достоевский һәм Николай Алексеевич Некрасов – язучылар, рус әдәбияте классиклары. Аларның тууына 200 ел тулды. Әмма бүгенге көндә дә аларның иҗатын яратып укыйлар.
Белем бирү учреждениеләрендә язучыларның юбилей датасы алдыннан тематик дәресләр, викториналар, түгәрәк өстәлләр, уку бәйгеләре, КВНнар үтте. Мең ярымга якын 5-11 сыйныф укучылары Федор Достоевский һәм Николай Некрасовка багышланган чараларда актив катнаштылар һәм шул рәвешле аларның биографияләре һәм иҗаты белән якыннан таныштылар.
Фото: мәгариф бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев