Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары экологик тур уздырдылар

Яңа Чуваш Адәмсуы авыл китапханәсендә Халыкара урман көненә багышланган «Мин урманнан барам» дигән ЭКО-тур үтте.

Яңа Чуваш Адәмсуы башлангыч мәктәбендә укучылар бик тә кызыксынучан һәм табигатьне яраталар. Алар авыл китапханәсенә теләп йөриләр һәм китапханәче Ирина Тимофеева әзерләгән чараларда актив катнашалар. Чираттагы тапкыр китапханәдә җыелышкач, балалар Шишкин картиналары репродукциясе буенча оештырылган тематик күргәзмә белән кызыксынып таныштылар.

Китапханәче аларга урман, әйләнә-тирә мохит, урман экосистемаларының кеше өчен әһәмияте, туган төбәк табигатен саклау һәм торгызу турында кызыклы фактлар сөйләде. Балалар викторина вакытында дару үләннәре, табигать турындагы табышмакларны искә төшерделәр. Алар җиде интеллектуаль биремне үтәделәр – экологик тур уңышлы үтте. Һәм белемнәре өчен призлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев