Аксубай укучылары чуаш әдәбияты белән таныштылар
Чуаш теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында Аксубай балалар китапханәсендә «Анлăн янăра чăваш чĕлхи!» әдәби-фольклор сәгатьләре узды.
Яшь китап укучыларга бөек чуаш мәгърифәтчесе, чуаш алфавиты авторы Иван Яковлевич Яковлев һәм башка әдәби эшлеклеләр турында белү бик кызыклы булды. Китапханәчеләр милли йолалар турында бик күп яңалыклар сөйләделәр. Балалар чуаш чигеше, чуаш мәкаләләре һәм әйтемнәре, чуаш милли бизәкләренең әһәмияте белән таныштылар.
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Как славно ты звенишь, родной язык» китаплар күргәзмә-экспозициясенә һәм якташыбыз Н.И. Полоруссов-Шелебига багышланган «Певец дружбы народов» мәгълүмати стендына күзәтү үткәрделәр. Чөнки күптән түгел генә шагыйрьнең тууына 140 ел тулды. Укучылар шагыйрьнең авыр тормыш юлы, ул кичергән сынаулар, кыенлыклар турында белделәр. Әдәби-фольклор сәгать ахырында балалар китапханәсендә Шелеби шигырьләре яңгырады.
Фото: Аксубай балалар китапханәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев